03.06.2019 Сабантуй бәйрәме

Җилкендердең, әй, Сабантуй, хисләрне, күңелләрне!

Узган атнада авылыбызда игенче хезмәте белән тыгыз бәйләнгән, сабан эшләре төгәлләнгәч зур тантана итеп үткәрелә торган милли бәйрәмебез – Сабантуй гөрләп узды.

Икмәк булса, җыр да була, диләр. Милли бәйрәмебез Сабантуй нигезендә әнә шул икмәкне үстерүче игенчеләребез хезмәтен олылау ята. Бу хезмәт беркайчан да җиңел булмаган, тубал белән чәчү чәчкән чорларда да, хәзерге югары технологияләр заманында да фидакарь игенчеләребезнең тире белән үстерелә икмәк. Сабантуй мәйданына да беренчеләрдән булып туфрак катыш икмәк исе сеңгән куллары белән ил табынын баетуга зур өлеш кертүче кыр батырлары, алдынгы сабанчылар, механизаторлар керде.

Сабан­туй әләмен  алдынгы механизатор Ильяс Асадуллин һәм алдынгы саучы Миләүшә Гильмутдинова кутэрде

Сабан батырларына, алдынгы механизаторларга, гомумән, барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә кадер-хөрмәт күрсәтү, аларны бүләкләү – һәрбер Сабантуйның иң күркәм минутлары.Кыр батырлары, алдынгы терлекчеләр, саучылар дипломнар һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

Сабантуйга кунаклар да күп килгән иде.Алар да авылдашларга, килгән кунакларга үзләренең котлау сәләмнәрен җиткерделәр.

. Тантаналы чаралардан соң бөтен халык игътибары мәйдан уртасына юнәлде. Олысы-кечесе милли уеннарда катнашты: сулы чиләкле көянтә асып йөгерде, чүлмәк ватты, ка­тыктан тәңкә эзләде, капчык киеп сикерде, капчык белән бүрәнәдә сугышты, шома колгага менде, кул көрәштерде…

Эстрадабызның якты йолдызы Илсия Бадертдинованың чыгышлары Сабан туеның чагу бизәге булды.

Күңелле, җырлы-биюле, ярыш төрләренә бай Сабантуй үтте, Авылыбыз  халкы, килгэн  кунаклары рәхәтләнеп ял итте. Быелгы Сабантуй үзенең бәхетле һәм чагу мизгелләре, җылы очрашулары белән хәтеребездә калсын, арытаба яңа эшләргә һәм казанышларга рухландырсын!