17.10.2018 г. “Гузәл Башкортостанымнын күркәм кешеләре”

 Туган як, туган җир, туган авыл…Һәркем өчен изге, газиз, кадерле ул. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас истәлекле урыннары, горурланырлык күренекле шәхесләре була. Туган төбәгебезнең һәр агачы, һәр сукмагы, һәр кешесе безгә таныш һәм якын. Шуңа күрә без аның тарихын яхшы белергә, табигатен сакларга, кешеләре белән горурланырга тиеш.

10 октябрь көнне авыл мәдәният йортында  “Гузәл Башкортостанымнын күркәм кешеләре” исемле музыкаль чара уткәрелде. Бу чаранын максаты: туган авылның тарихын өйрәнүне дәвам итәргә; буыннар чылбырының өзелмәгәнлеген тикшерү; башка кешеләрдә авылыбыз һәм аның кешеләре  белән горурлану хисе тудырырга. Чарага яңа гына Ана даны медале белән бүләкләнгән А. Багманова, бу елда бишенче сабыйларын алып кайткан Л.Гимазова, үзләренен алтын туйларын билгеләүче парлар – Мәсхуд һәм Нәгимә Галиевлар катнашты.

Катнашучыларга балалары, туганнары, якыннары куршелэре бик куп җылы, яхшы сузлэр җиткерде.Чара музыкаль котлаулар белэн аралашып барды.