Бүгенге көннәрдә авыл җирлеге Сабантуйга әзерләнә: ихата-курасын җыештыра, койма-капкасын буей, кунаклар чакыра, кыр батырларын билгели, көрәшчеләрен барлый, бүләкләрен әзерли. Яшь киленнәрнең чиккән сөлгеләре, өлкән апалар бәйләгән матур яулыклар, авылга кайткан кунакларның кызыклы бүләкләре бәйрәм кәефе тудыра, күңелне җилкендереп, Сабантуй мәйданына ашкындыра.