14.08.2017 г. Бердәм омтылыш белән

   Авыл Советы территориясендэ районыбызнын алдынгы хужалыкларынын берсе булган «Урал» жәмгыяте эшләп килә. Жәмгыятнен кайсы гына тармагын алсаң да, кайбер урыннардагы кебек, савылмаган сыерларны, каралмаган малларны, тик торган техниканы курмәссен. Хужалыкның бүгенге көндә  3288 гектар сөренте жире бар. Шуларнын 1800 гектарын бөртекле культуралар, 1050 гектарын мал азыгы культуралары, 438 гектарын купьеллык уләннәр били.

    «Урал» жәмгыяте эшчәннәре бугенге көндә тынгысыз хезмәттә. Биредә мөһим урак кампаниясе бара. Кыр батырлары уңышны югалтусыз жыеп алуга омтыла. Һэр елда урып – жыю алдынгы технологиялар, заманча техника кулланып башкарыла.  Жәмгыяттә техника паркын янарту буенча планлы эш алып барыла. Сенаж туплауда  механизаторлар Анфал Ахунов, Илдар Ахметов, Марс Муллагалиев тырыш хезмэтен салды. Анны ташуда шоферлар Тимерсалих Каримов, Расул Мустаяпов, Марсель Габдракипов олгерлек курсэтте. Элеге вакытта пар жирен эшкәртү  эшләре бара. Биредэ Габдуллин Ростэм көч сала. Язгы чәчү, урып – жыю кебек мөһим кампаниялар чорында төрле дәртләндерү чаралары кулланыла, чәчүдә, уракта катнашучылар 2 тапкыр кайнар аш белэн тәэмин ителә.

   Хужалыкнын төп юнәлеше – сөтчелек булып, буген ураллылыр  районнын ин куп сөт житештеручелэрнен берсе. Бугенге көнгә 16454 центр сөт савылып,ул һәр сыерга 3740 килограмм туры килә. Бу тармакта эшләү өчен барлык тиешле шартлар тудырылган. Кызыксыну чаралары да кулланыла. Сөт житештерү күрсәткечләренә карап хезмәт хакына өстәмә түләүләр каралган. Савучылардан Розалия Шакирова, Гөлниса Мәсәгутова, Эльвира Закирова бугенге көндә район буеныча беренчеләр рәтендә баралар.

   Игенчелектә дә, малчылыкта да сынатмыйча, унганлык һэм жаваплылык күрсәтүче хезмэткәрләребез белән горурлана алабыз.

  100 дән артык кешене  берләштергән хужалыкта эшләргә теләге булган кешегә  барлык шартлар да, мөмкинлекләр дә бар.