Архив за месяц: Июнь 2021

22.06.2021 г. Постановление № 23 от 21.06.2021 г. “Об утверждении Порядка составления и ведения кассового плана исполнения бюджета сельского поселения Рсаевский сельсовет муниципального района Илишевский район Республики Башкортостан”

Скачать (DOC, 507KB)

15.06.2021 г. Сабантуй бэйрэме

Узган атнада авылыбызда игенче хезмәте белән тыгыз бәйләнгән, сабан эшләре төгәлләнгәч зур тантана итеп үткәрелә торган милли бәйрәмебез – Сабантуй гөрләп узды.

Икмәк булса, җыр да була, диләр. Милли бәйрәмебез Сабантуй нигезендә әнә шул икмәкне үстерүче игенчеләребез хезмәтен олылау ята. Бу хезмәт беркайчан да җиңел булмаган, тубал белән чәчү чәчкән чорларда да, хәзерге югары технологияләр заманында да фидакарь игенчеләребезнең тире белән үстерелә икмәк. Сабантуй мәйданына да беренчеләрдән булып туфрак катыш икмәк исе сеңгән куллары белән ил табынын баетуга зур өлеш кертүче кыр батырлары, алдынгы сабанчылар, механизаторлар керде.

Сабан батырларына, алдынгы механизаторларга, гомумән, барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә кадер-хөрмәт күрсәтү, аларны бүләкләү – һәрбер Сабантуйның иң күркәм минутлары.Кыр батырлары, алдынгы терлекчеләр, саучылар дипломнар һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

   Сабантуйга кунаклар да күп килгән иде. Алар да авылдашларга, килгән кунакларга үзләренең котлау сәләмнәрен җиткерделәр.

     Тантаналы чаралардан соң бөтен халык игътибары мәйдан уртасына юнәлде. Олысы-кечесе милли уеннарда катнашты: сулы чиләкле көянтә асып йөгерде, чүлмәк ватты, капчык киеп сикерде, капчык белән бүрәнәдә сугышты, шома колгага менде…

    Күңелле, җырлы-биюле, ярыш төрләренә бай Сабантуй үтте, Авылыбыз  халкы, килгэн  кунаклары рәхәтләнеп ял итте. Быелгы Сабантуй үзенең бәхетле һәм чагу мизгелләре, җылы очрашулары белән хәтеребездә калсын, арытаба яңа эшләргә һәм казанышларга рухландырсын!

09.06.2021 Сабантуйга эзерлек

  Бүгенге көннәрдә авыл җирлеге Сабантуйга әзерләнә: ихата-курасын җыештыра, койма-капкасын буей, кунаклар чакыра, кыр батырларын билгели,  көрәшчеләрен барлый, бүләкләрен әзерли.

    Сабантуена бүләк җыю борынгыдан калган матур йола.  Шушы көннәрдә авыл җирлегендә Сабантуйга бүләк җыю оештырылды. Авылнын  активлары Сабантуйга бик күп бүләкләр җыйдылар. Балалар да читтә калмады. Авыл халкы бик теләп үзенең бүләкләрен бирде һәм чын күңелдән изге теләкләрен җиткерде.